Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
Барысы да   А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я Җ Ң Ү Һ Ә Ө

Хәсән Туфан

Дуслар белән уртаклашырга



Уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Эстафета

Тугры улың хәлдә, Русиям,
Кичтем барлык авыр елларны.
Бу — Тукаең биргән васыять
Юлларымны минем нурлады.

Азмы синнән җылылар алдым
Салкыннарга тарыган чагымда;
Ленин биргән кояш бардыр күк
Синең изге, җылы җаныңда.

Иңнәремдә азмы, Русиям,
Җылысын тойдым изге кулыңның...
Йөз кат, мең кат бурычлы сиңа
Минем бүген исән булуым.

Сиңа тугры бала булуны
Байрак итеп йөрткән шикелле,
Дәвам итә минем тормышым
Каралтмаган хәлдә исмеңне.

Бүген Казан мәйданында мин
Сәлам биреп
Сиңа
Баш иям,
Тукай биргән эстафетаны
Югалтмаган хәлдә, Русиям!