Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Хәсән Туфан

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Сәлам әйтегез

Көннәр һаман җилли дә давыллый,
Урман шаулый, Идел моңлана...
Бәхилләшкән сыман баш иям мин
Дулкынланган яшьлек дөньяма.

Үзем монда - сездә, ял йортында, -
Күңел ләкин читтән, ерактан -
Кайларгадыр илткән юл чатыннан
Күз сала күк безнең бу чакка.

Хәлне сорап, җанны сыйпап китә
Уйга калган иске танышлар, -
Сүзләрендә - серле саубуллашу,
Күзләрендә - яшерен сагышлар.

Нидер тоя күңел, нидер юрый,
Юраганы, бәлки, юш булыр:
Хушлашырбыз... Бәлки, бик озакка
Мин утырган урын буш булыр.

Кайчан булса исегезгә төшеп
Безнең шушы көзге җәебез,
Сездә берәр сагыну хисе туса,
Миннән аңа сәлам әйтегез.

Көннәр җиле, төннәр өермәле,
Урман шаулый, Идел шомлана...
Ерактагы юллар ташына басып,
Кул изим күк иркен дөньяма.