Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Һади Такташ

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

«Бүген радио безгә хәбәр итте...»

Бүген радио безгә хәбәр итте:
Германиянең сатлык палачлары
Соңгы чиккә килеп җиттеләр;
Урбанусны ун ел каты төрмә,
Каторгага хөкем иттеләр.

Урбанусның кансыз хакимнәре!
Бүген сездә,
Төрмәдә кан,
Ләкин,
Белегез:
Кан тудырган
Көрәш күләгәсе һаман да
Инәлүсез каты кулы белән
Чикләр сызып канлы яланда,
Зур көрәшкә чакыра!
Озак түгел,
Шул ук хөкем сараенда
Үзегездән хисап алыныр,
Байракларыгыз пычрак гәүдәгезгә
Оят кәфене булып ябылыр!
Бүген СССРның ирекле гаскәрләре
Жиде еллык данлы бәйрәмен
Иткән чакта,
Урбануслар исме белән бизәп,
Урамнарга кадый байрагын!

Урбанус — Гамбург восстаниесенең башында торган кеше. (Һ. Такташ искәрмәсе. )