Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сибгат Хәким

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Күңлем Ленин белән сөйләшә

Казан әле, Казан уянмаган.
Яфрак белән яфрак серләшә,
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.

Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә...
Уйларымны төбәп киләчәккә,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.

Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Юлга шулай чыгар алларыннан,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.

Янар өчен каян килсен хисләр,
Бүгенгене йөрәк сөймәсә?
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.