Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сибгат Хәким

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Күренекле татар совет шагыйре Сибгат Хәким (Сибгат Таҗшулы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә элекке Казан губернасы Царевококшайск өязе (хәзерге Татарстан АССРның Арча районы) Күлле-Киме авылында крестьян гаиләсендә туа. Үз авылында «җидееллык белем ала һәм пионервожатый булып эшли. 1931 елда Казанда Татрабфакка укырга керә, икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә күчерелә. 1937-1938 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында, 1938-1941 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында эшли. 1938 елда ул СССР Язучылар союзына кабул ителә.

Шагыйрь 1941 елның июнендә Совет Армиясенә алына, кыска сроклы хәрби курсларда укый һәм 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә була. Ржев һәм Курск дугасындагы каты сугышларда катнаша, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә, 1943 елда партия сафларына кабул ителә. 1944 елда Саратовта хәрби-политик курсларны тәмамлап, 1946 елның маена кадәр Молдавия чик буенда хезмәт итә. Сугыштан кайткач, С. Хәким 1950 нче елларга кадәр «Совет әдәбияты» журналында эшли, шуннан соң язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Сибгат Хәким татар совет поэзиясендә халык иҗаты, Тукай традицияләрен яңадан тергезеп, хис һәм фикер поэзиясен алга таба үстерүче шагыйрь иде. Аның күп кенә әсәрләре көйгә салынган, төрле халыклар телләренә тәрҗемә ителгән.

Сибгат Хәким Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә, шулай ук РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Күпмилләтле совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1986 ел 16 июнь Указы белән аңа «Татарстан АССРның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.

Шагыйрь 1986 елның 3 июлендә Казанда вафат булды.