Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сибгат Хәким

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Бер горурлык хисе...

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.

Кирәк булса, дөнья картасыннан
Кырык илне эзләп табармын.
Мин яшәгән Татарстан менә,
Күр, кайларга илтә товарын...

Керосины да юк, көндездән ул
Телеп куя иде чырасын.
Кем юрады икән нефть төяп
Океаннарга аның чыгасын?!

Карындыклы иде тәрәзәсе,
Яба, яга иде саламың.
Хәзер аңа дөнья базарында
Зур дәүләтләр бирә сәламен.

Нигезләрен биек итеп сала
Яңа Куба, яңа Вьетнам.
Күтәрелә бөтен бер Африка, —
Кимсетелгән, ачтан боеккан.

Татарстан үсте, үзе булыша
Ул элекке колонияләргә...
Эшем дә шул минем: җырлап илтү
Халыкларның данын елларга.

Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.