Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Шәүкәт Галиев

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Сөенечкә дисәм...

Кар сулары бетте,
Ярсулары үтте,
    Ташлар тәгәрәми ташкында.
Минем генә йөрәк,
Сагынудан йөдәп",
    Бәйгедәге аттай ашкына.

Аерым торып еллар,
Аймыл булып юллар,
    Нигә синнән читтә узган соң?
Бар шул инде парың,
Янып сөйгән ярың,
    Кулларыңны аңа сузгансың..

Арта уйлар һаман,
Тарта сиңа табан,
    Кыен миңа ялгыз чакларда,
Сөенечкә дисәм,
Көенечкә икән,
    Очрашулар сезнең якларда...