Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Шәрәф Мөдәррис (Шәрәф Хасиятулла улы Мөдәррисов) 1919 елның 1 ноябрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Каракитә авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч, күрше Мунчәлидә җидееллык белем алгач, 1935 елны Казан педагогия институтына укырга керә. Соңрак икееллык укытучылар институтында укый. Яшь шагыйрь «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшләгәндә - 1941 елның язында армиягә алына. Сугышның беренче көннәрен ул Белоруссия чикләрен саклаучы солдат булып, кулына корал тотып каршылый. Шул елның җәендә Смоленск өлкәсендәге канкойгыч сугышларда яралана, контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла, сәламәтлеген ныгыту өчен Казанга һәм туган авылына кайтып килә. 1942 елның җәеннән Ш. Мөдәррис яңадан утлы сугыш эчендә. Минометчы солдат, фронтта татар телендә чыга торган «Ватан өчен», «Җиңү байрагы», «Фронт хакыйкате» газеталары корреспонденты була. Хәрби хезмәттән 1946 елның язында гына кайта, шул елны СССР Язучылар союзына член итеп алына. Сугыштан соң шагыйрь Татарстан республика газеталарында эшли, читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Ш. Мөдәррис сугыш чоры һәм 50 нче еллар тагар поэзиясендә тирән эз калдырган шагыйрь. Аның югары әдәби зәвыкка ия булган «Тупчы Ваһап» һәм башка поэмалары, күпләгән шигырьләре киң катлам укучыларга билгеле. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге хезмәте дә югары бәягә лаек Аның тарафыннан чуваш әдәбияты классигы К. Ивановның «Нарспи» поэмасы, Шекспир сонетлары оригиналдан турыдан-туры тәрҗемә ителгәннәр.
Ш. Мөдәррис 1963 елның 28 апрелендә Казан шәһәрендә вафат була.
|