Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Шамун Фидаи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Шамун Фидаи (Касыйм Хәсән улы Шакирҗанов) 1902 елның 15 июнендә Оренбург шәе Кара диңгез һәм Азов буйларында көнлекче булып йөри, Оренбургка килеп, кечкенә генә бер пекарня ачуга ирешә. Касыйм бик диндар гаиләдә тәрбияләнә, Оренбургтагы кадим мәдрәсәләрнең берсендә укый. Мәдрәсә елларында ул, шәкертләр хәрәкәтендә катнашып, Вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы оештырылган митингларда актив чыгышлар ясый. 1917-1918 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый, әдәби иҗат эшен шунда башлап җибәрә. 1918 елның җәендә ул Оренбургтагы революцион яшьләр белән аралаша, аннары яңадан Уфага килеп, кызыл гаскәрчеләр арасында төрле җәмәгать эшләре алып бара. Шул чорда Көнчыгыш фронтының Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы булган «Кызыл яу» газетасында «Шамун Фидаи» исеме астында революцион шигырьләр бастыра.

1920 ел башында Ш. Фидаи Уфада Коммунистик яшьләр союзының матбугат органнарын оештыра, шигырьләрен бастыра. Шагыйрь Уфа губернасы яшьләр союзы исеменнән комсомолның III Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана. Ләкин аңа бу съезд эшендә катнашырга туры килми - июнь урталарында комсомол эше белән авылга барганда кулаклар 18 яшьлек шагыйрьне һәм аның егерме ике яшьлек дусты Бари Башмаковны ерткычларча үтерәләр.