Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Шәйхи Маннур

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Юк, тыналмыйм

Йөз ел бугай —
Шигырь язганым юк,
Ни булды соң әле күңелгә?
Элеккедәй нигә янганым юк,
Тәгәриме җырым...

Үлемгә?
Гомер алып килгән сөенечләр,
Юанычлар инде...

Үттеме?
Сөю арты — ачы көенечләр,
Суынулар хәтта беттеме?..
Җан өшетер гадәтләр дә
Юылдымы яшәү күгеннән?
Куанырлык олы сәбәпләр дә,
Яшь тә юкмы күздән түгелгән?

Ник әле мин
Авызга су каптым?
Җыр тавышым әллә чиклеме?
Сукмаклары әллә малай чакның
Кыйссаларга алып киттеме?..

Юк, берсе дә
Аклый алмый болар,
Мөмкин түгел моңсыз яшәргә.

Битарафлык саклый алмый җырлар,
Җырның көче —
Тынмый яшьнәүдә.

Газраилне хәтта күргәндә дә
Дәшми калсам,
Көләр сабыйлар.
Тик куяннар гына күләгәдән
Бүреләргә бармак яныйлар...

Җаваплы мин
Кеше каршысында:
Аның уе,
Эше,

Язмышы,
Мәхәббәте,
Кайгы-сагышы — 
Борчылдыра мине барсы да!

Юк тыналмыйм җырсыз.
Бу дөньяның

Буш булачак миңа бар җире.
Уртасына басып давылларның,
Җырлап үлгән татар шагыйре.