Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Салават Хәйруллин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Салават Хәйрулла улы Хәйруллин (Салават Камский) 1900 елның 29 февралендә Казан губернасы Кайбыч өязе Кече Кайбыч авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1902 елда Хәйрулла абзый, сигез кешелек гаиләсен ияртеп, Пермь шәһәренә бәхет эзләргә чыгып китә. Әмма ул кинәт авырый башлый һәм, ишле гаиләсен ярдәмчесез калдырып, дөнья куя. Тормышның бар авырлыгы өлкән малайлар өстенә төшә Җиде яшь тулганда, Салават сәүдәгәрләргә көнлекчә булып яллана, бер үк вакытта мәдрәсәдә укый һәм, тамак ялына, өлкән шәкертләрнең йомышына йөри.

С. Хәйруллин әдәби иҗат белән мәдрәсәдә вакытта ук шөгыльләнә башлый, шигырьләр яза, халык иҗаты белән кызыксына. 1917 ел башына типографиядә эшли башлагач, ул әдәбиятка тагын да ныграк тартыла, төрле газета-журналларга шигырьләрен тәкъдим итә башлый.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ул үзе теләп Кызыл гвардиягә языла, 3 нче армиянең политбүлеге каршындагы типографиядә хезмәт итә. С. Хөйруллин 1918 елда ВКП(б) сафларына кабул ителә, 1920 елда Төркестан фронтына җибәрелә, анда мөселман пехота командирлары курсларына комиссар итеп билгеләнә. Шагыйрьнең актив иҗат эшчәнлеге нәкъ шул чорга — ]919—1920 елларга туры килә.

1922 елда С. Хәйруллин демобилизациялөнеп Казанга кайта, Халык комиссариаты системасында эшли. 1925 елда партия Үзәк Комитеты аны Ростов-Дон шәһәренә җаваплы эшкә җибәрә. 1928—1935 елларда Казан шәһәр Советы председателе урынбасары вазифасын башкара.

Фронтларда алган авырулар 1936 елда С. Хәйрулливны аяктан ега. Ул 1937 елда Казанда үлә.