Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Сахаб Урайский

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Сахаб Урайский (Сөхабетдин Камалетдин улы Мөүлютов) 1907 елның 21 декабрендә элекке Самара губернасы Мәләкәс өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим кала, ба. 'рак булып йөри. Бөек Октябрь революциясеннән соң гына белем ала, 1927 -1930 елларда Самара (хәзерге Куйбышев) Татар-башкорт педагогия техникумында укый. Аннары Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә ана теле һәм әдәбияты укыта. 1938 елда Казанга килеп, яшьләр газетасында эшли, 1939 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына. 1941 -1945 елларда армия сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1946-1948 елларда С. Урайский Казанда республика партия мәктәбендә укый, матбугат өлкәсендә эшли.

Шагыйрь 1957 елның 15 февралендә Казанда вафат була.