Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
Барысы да   А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я Җ Ң Ү Һ Ә Ө

Роберт Миңнуллин

Дуслар белән уртаклашырга



Уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Манзара

Көзнең соңгы ае килде —
Ноябрьнең бере.
Бүген шундый кояшлы көн!
Кояш шундый эре!

Нәкь җәй айлары шикелле —
Көне көләч, җылы.
Бөтен дөнья тынып калган,
Тынган кошлар җыры.

Кайсы якка карасаң да —
Бер яфраксыз агач.
Сәер — агачлар бик иртә
Бер яфраксыз калгач…

Әллә агачлар саташкан,
Әллә көз ялгышкан…
Көзге кояш нурларына
Пәрәвез ябышкан.

Без барыбер кар салкынын,
Кыш киләсен тойдык:
Юл читендә беркөн яуган
Карлар уйдык-уйдык…

Җәй дә, көз дә, кыш та бүген!
Никтер җил дә исми…
Бу табигать кайчагында
Әллә ниләр эшли.

01.11.03