Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Рәхим Саттар

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында хәзерге Башкортстан АССРның Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында крестьян гаиләсендә туа. Дүртенче класста укыганда ук инде шигырьләр яза башлый. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта туган ягында төрле эшләрдә йөри, аннан Казанга күчеп килеп «Кызыл яшьләр» газетасында әдәби хезмәткәр һәм җаваплы редактор урынбасары булып эшли, төрле газета-журнал битләрендә шигырьләрен бастыра.

Р. Саттар 1941 елның җөендә үзе теләп сугышка китә, десантчы булып күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда чираттагы хәрби операция вакытында чолганышта калып, фашист әсирлегенә төшә. Берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендә тоткынлыкта булганнан соң, Берлин янындагы Вустрау шәһәренә озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша, Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең яшерен антифашистик оешмасы эшенә якыннан катнаша башлый. Ул әсирләр лагерендагы «Идел-Урал» легионында гитлерчыларга каршы язылган листовкалар язуда һәм таратуда катнаша. Озакламый аны бу эше өчен кулга алырга тиеш булалар, ләкин батыр сугышчы һәм шагыйрь 1943 елның июнь аенда лагерьдан кача һәм билгесез югала.