Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нур Гайсин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Нур Гайсин (Нурулла Әхъяр улы Гайсин) 1914 елның 2 ноябрендә, хәзерге Башкортстан АССРның Чакмагыш районы Әхмәт авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, чит кешеләрдә тәрбияләнә. Совет власте урнашкач, башлангыч белем ала, 1930 елда Уфадагы телеграфистлар курсында укый. 1933 елга кадәр Башкортстанның Баймак районында телеграфист, Зилаир орлыкчылык совхозында элемтә бүлеге мөдире булып эшли. Татарстанның Зөя шәһәренә төзелеш институты рабфагына укырга килә. Аннан соң Казандагы су юлы инженерлары институты рабфагында һәм педагогия институтында укый. Бөек Ватан сугышы алдыннан ул Татарстанның Ютазы районы Кәрәкөшле авылында балалар укыта. Сугыш башлангач ук армиягә алынып, 1945 елның декабренә кадәр зенитчы артиллерист, һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм батарея командиры булып хезмәт итә. 1944 елда Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә. Сугыштан кайткач, Уфадагы «Кызыл таң» газетасында, Казан театр училищесында эшли, 1952-1953 елларда яңадан Совет Армиясендә хезмәт итә.

Н. Гайсин әдәби иҗат эше белән 1933 елда шөгыльләнә башлый. Ул башлыча яшьләр-балалар өчен иҗат итә, каләмен поэзиядә генә түгел, проза һәм драматургия өлкәсендә дә сынап карый. Аның «Таза Мортаза», «Югалган макет» әсәрләре һәм нәниләр өчен язылган шигырьләре укучылар арасында аеруча киң таралган. Шагыйрь 1950 елда СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә, 1955 елдан соң бары тик язучылык эше белән генә шөгыльләнә.

Хәзерге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә.