Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нур Гайсин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Безнең туган як

Җитәмени безнең туган якка:
Җәен — яңгыр, кышын — кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан
Ил киңлеген сөенеп карыйсың!

Бик күңелле тәңкә кар яуганда
Кунып эри битләр очында...
Кулга тотсаң энҗе бөртекләрен,
Көмеш тамчы кала учыңда.

Җитәмени безнең туган якка —
Язлар килсә — гөлләр калкалар;
Шомырт, чия ап-ак шәл бөркәнә,
Миләшләрең тага алкалар...

Кирәк түгел туя куакларың,
Киң кыяклы пальма агачың...
Зифа буйлы сылу ак каеным,
Син йөрәктә яфрак ярасың.

Исән булсын кагып киң чукларын
Шаулап үскән таза имәнем, —
Ихтыярым имән катылыгы,
Шуңа дошманга баш имәдем.

Күк гөмбәзен кочам дигән төсле
Югарыга үрли наратым...
Яңа елда кунак булып керә
Өебезнең түрен яратып.

Талгын җилдә яшел сыргаларын
Купшылатып җилпи талларым,
Көзге төсле тонык Иделемдә
Су коена алсу таңнарым...