Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нәби Дәүли

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

(1910–1989)

Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстан АССРның Әлки районы) Мәүләшә (Иске Камка) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Дүрт яшендә чакта аның әтисе, бераздан өнисе үлеп китә, Нәбиулла ятим кала. 1921 елда ул Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендә балалар колониясенә эләгә. Шунда җидееллык белем ала, ФЗӨдә укый, беренче әдәби әсәрләрен бастыра. Озакламый Донбасс ягына китеп, «Пролетар» исемле татар газетасы редакциясендә эшли. 1931–1933 елларда ул Винница шәһәрендәге хәрби мәктәптә укый, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1935 елда Н. Дөүли Казанга килеп матбугат органнарында эшли, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1939 елда ул СССР Язучылар союзына член итеп алына. Н. Дөүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, әмма 1941 елның августында Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына әсир төшә, 1942 елның яз башында бүтән әсирләр белән бергә Германиягә озатыла. 1945 елның апрелендә ул берничә иптәше белән лагерьдан кача, Совет Армиясенә кушыла һәм сугышны фронтта тәмамлый. 1945-1956 елларда ул Казанда художник-бизәүче булып эшли. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат эшеннән аерылмады.

Н. Дөүли 1989 елның 18 маенда вафат булды.