Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нәби Дәүли

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Автопортрет

Узган көнгә карамасам,
Килер көнне күрмәс идем.
Мин тормышны яратмасам,
Сөям сине, димәс идем.

Мин дөньяга табынмасам,
Кеше булып йөрмәс идем.
Кайгырмасам, уфтанмасам,
Яшәү ямен белмәс идем.

Янмасам да, көймәсәм дә,
Башыма көл кунмас иде.
Чын шатлыкны белер өчен,
Кайгы миңа юлдаш иде.

Чит якларны ят күрмәсәм,
Җаным илгә тартмас иде.
Каберем дә булмас иде,
Исемем дә кайтмас иде.

Мәхәббәтне белмәс булсам,
Нәфрәт белән янмас идем.
Үлем беләм очрашырга
Яуга чыгып бармас идем.

Мин юлларны җир өстендә
Адым белән санап йөрдем.
Тормышта мин гади кеше,
Сугышта мин солдат идем.