Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мифтах Вәдүт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Мифтах Вәдүт (Вәдүт Кәшшаф улы Мифтахов) 1915 елның 20 ноябрендә хәзерге Татарстан АССРның Сарман районы Яхшы Каран авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Сарманда җидееллык белем алгач, 1931-1934 елларда Лубян техникумында укый. 1939 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм Питрәч районының Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытырга керешә. Шул елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, 1939 елда «Шигырьләр» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Шул елны ук ул СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Бөек Ватан сугышы башлануга М. Вәдүт фронтка китә, Мәскәү тирәсендәге авыр сугышларда катнаша, зур батырлыклар күрсәтә һәм гади солдаттан полк комсоргы-политругы дәрәҗәсенә күтәрелә, шунда КПСС членлыгына кандидат итеп алына. 1942 елның 30 мартында Тула өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә әле шигъри таланты ачылып та өлгермәгән шагыйрь М. Вәдүт батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре М. Вәдүтне зур хөрмәт белән Тула өлкәсенең Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә җирлиләр.