Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мансур Крыймов

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Мансур Крыймов Татарстан АССРның Апас районы Чүри-Бураш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, авыл мәзине гаиләсендә тәрбияләнә, мәдрәсәдә белем ала. 1915 елда Кавказ якларына китеп, Грозный нефть промыселларында, Әстерхан байларында һәм балык промыселларында ялланулы эшләрдә йөри. Бөек Октябрь револю- циясен солдат булып каршылый, Врангельгә каршы көрәшләрдә катнаша.

Гражданнар сугышыннан соң шагыйрь Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә заводта, 1923 елда Мәскәүдә «Кызыл Шәрыкъ» типографиясендә эшли.

1918 елда ук иҗатын башлап җибәргән шагыйрь бу чорда байтак әсәр бастырып өлгерә. 1934 елда ул СССР Язучылар союзына кабул ителә. Озакламый аның сәламәтлеге начарлана, шагыйрь 1938 елның 1 августында вафат була.