Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мансур Гаяз

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Түләтербез

Бер хаксызга күздән төшкән яшьләр,
Бер хаксызга җиргә койган кан —
Булыр иде кораб йөзәр диңгез,
Уйсу җиргә әгәр җыйнасаң.

Азатлыкны горур сөйгән халык
Коллык богауларын кимәскә
Күтәрелде көчле давыл төсле,
Күтәрелде изге көрәшкә!

Фашистларның пычрак явызлыгын
Нәрсәгә дә белмим тиңләргә,
Аны хәтерләү дә — авыр богау
Кидерткәндәй була иңнәргә.

Нинди зур кайгылар китерде ул
Шат тормышлы Совет иленә,
Күтәрә алмый таулар сыгылыр иде
Бу кайгыны алса иңенә.

Җимерелгән сәнгать мәрмәрләрен
Тулы хакы белән түләргә,
Илебезнең изге туфрагыннан
Үз пычрагын ятып үбәргә

Мәҗбүр булыр йөзе кара дошман,
Һәм ул таләп тиздән үтәлер,
Иң хурлыклы җиңелүнең фашист
Бөтен авырлыгын күтәрер!