Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Мансур Гаяз

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Мансур Гаяз (Мансур Гаяз улы Гаязов) 1917 елда хәзерге Мари АССРның Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң туган авылындагы педагогия техникумында укый, шундагы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1938 елда Совет Армиясенә алына, Бөек Ватан сугышы башлангач берничә тапкыр яралана. Шагыйрь сугыш шартларында КПСС сафларына алына. 1943 елның 19 ноябрендә Витебский өлкәсенең Ускорово авылы өчен барган каты сугышларда М. Гаяз батырларча һәлак була.

М. Гаяз әдәби иҗат эше белән 1936 елда шөгыльләнә башлый. Кыска гына вакыт эчендә байтак кына шигырьләр, поэмалар яза, патриотик очерклар бастыра. Аның шигырьләре 1959 елда аерым җыентыкка туплап басылды.