Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Маннур Саттаров

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Маннур Саттаров 1920 елда Татарстан Республикасының Кама-Тамагы районы Абыз авылында (Абзавыл) крестьян гаиләсендә туган. 1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике 1нче, бер 2нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен" һ. б. медальлар белән бүләкләнә. 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлый. Укытучы булып эшләгән елларында күпчелек шигырьләре "Чаян" журналында басыла. М. Саттаровның күп кенә шигырьләре, такмаклары һәм бәетләре Татарстан дәүләт филармониясе артистлары башкаруында сәхнәләрдән һәм радиодан еш яңгырый. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаров Казанда яши.

Маннур Саттаровның персональ сайты.