Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Кави Нәҗми

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Чабатаңны кемгә тукыйсың?

(Борынгы заман күренешләреннән)

Аргансыңдыр, бабай...
Тиздән инде
Күз кабагың йокы каплар да,
Таңга кадәр
Эшең тукталыр.
Син йокларсың.
... Йөрәк өзгеч хәбәр
Сөйләп миңа, төнге ут янар.

Шундый хәбәр:
Моннан еракларда
Авыр ташлар белән уралган
Кешеләр бар...
Менә шуларны
Азат итәр идем мин аннан...

Әллә тагын явыз палач патша
Дарга бәйләп безне буармы?..
Сөйлә инде миңа шуларны!
Сөйлә!..
Син бит үзең — тарих;
Беләсеңдер бик күп серләрне...

Йокы басса, җырлап җибәрермен.
Телисеңме? — җырлап күрсәтим.
Кем дә белмәс... Монда без генә бит:
Чабатачы белән бер ятим...

«... Айхайлай-й дигән ай тавышка
Төлке-карсак кача камышка,
Намусы бар егет ничек түзсен
Шушы хәтле азап, сагышка... »

Калып торсын!
Менә тиздән инде
Китәм, бабай, черек өеңнән.
Шәһәр саен, һәрбер завод саен
Бәхет эзләп ертык киемнән,
Эш табармын.

Әгәр:
— «Фетнәче тотылды!.. »
Дип килсә бер хәбәр,
Таңга кадәр шулай тукырсың,
Төнге утның һәрбер чаткысыннан
Минем язмышымны укырсың...

Мин дә сине һичбер онытмамын,
Онытмамын дарга басканда.
Таң алдында килгән исерек палач
Җеп элмәкләп мине асканда,

Кычкырырмын:
— Тузган чабатамны
Ташламагыз төрмә артына!
Тапшырыгыз аны
Төннәр буе
Йокламыйча үргән картына!..

Көрәш туын - көрәш байрагын.