Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Кәрим Әмири

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмиров) хәзерге Башкортстан АССРның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылында туа. Мәдрәсәдә белем алып чыкканнан соң Уфа һәм Пенза губерналарындагы татар авылларында балалар укыта, 1918 елда Казанга килгәч тә шул эшен дәвам иттерә.

1929 - 1932 елларда ул Урал һәм Кузбасс эшчеләре газеталарында эшли. 1939 елда К. Әмири СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Шагыйрьнең әсәрләре 1913 елда басыла башлый, аның иҗаты гражданнар сугышыннан соң, 20 нче елларда аеруча активлаша. Поэзия жанрында эшләү белән беррәттән К. Әмири драма әсәрләре һәм балалар өчен китаплар да яза.

Язучы 1962 елның 28 январенда Казанда вафат булды.