Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Исмәгыйль Шәфи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Поезд чиккә бара

Станция. Шау-шу.
Халык тузгый.
Тула бара һәрбер буш вагон.
Бер ялкыннан янган ике йөрәк
Соң кат сарылдылар хушлашып.

— Кызыл Армиягә! —
Роза көләч,
Матур елмаялар иреннәр.
Роза моңсу, —
Аерыла ул бердәнбереннән.

— Юк, боекма
Егетем китте, дип,
Шат яшә син,
Минем алтыным.
Кайда булсам да мин,
Сүрелмәс ул —
Һич сүрелмәс йөрәк ялкыны!

Әлим китте.
Озатканда
Роза калды карап, каерылып,
Сылу кызга
батыр егеттән
Их, авыр шул, авыр аерылу!

Поезд китте.
Зәңгәр болыт кына
Ятып калды поезд юлына.
Әлим китте:
Сагынып сөйләр өчен
Рәсме калды Роза кулында.

Зәңгәр шәлен болгап
Поезд җилә — 
Ерак чиккә чаба паровоз.
Цехлар, басулардан яңа алмаш
Границага алып бара ул.

Вагоннар шат,
Гармонь ярсып уйный,
Шаулы җырлар ерак тарала.
Эшелон гөрли...
Юлда чибәр кызлар
Яулык болгап озатып калалар.

Әй батырлар иле, сөекле ил,
Чигең ерак синең,
Бик ерак!
Шатлык ташый синдә,
Тормыш кайный,
Җыр яңгырый бөтен җирне урап.

Тәрәзәмне ачып карап барам:
Урал,
Байкал,
Амур буйларын.
Күпме сарылсам да
Илебезнең
Матурлыгын карап туймадым.

Поезд бара...
Зәңгәр шәлен болгап
Границага чаба паровоз.
Арысландай көчле егетләрне
Ил сакларга алып бара ул.