Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Нәкый Исәнбәт

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Солдат хатыны

Урамнардан узган никрутларның
Гармун тарткан моңлы тавышына,
Сөяләм дә тәрәз яңагына
Мин биреләм авыр сагышыма.

Кар өстенә аккан каннар кебек,
Көнбатышта күренә кан болыт,
Минем дә шул кайгым күкрәгемдә
Укмашты ла кара кан булып.

Өй артында елый, җилдән иңрәп,
Ятим калган шыксыз ак каен;
Яз айларын көткән шул каендай,
Мин дә көтәм аның кайтканын.

Урамнарга баксам, җансыз өйләр,
Күккә баксам, козгын-каргалар;
Баш очымда йөреп: «Карр!»— диләр дә
Яра сала җанга тагы алар.

Ничә еллар монда мин бер башым
Ирләр түзмәс эштә интегәм;
Беләкләрем талды, йорт таланды,
Сары булдым, ахры, йөткерәм.

Кычкырмалай, козгын, әй каршымда,
Кычкырганың төшсен башыңа!
Күкрәгемә поскан ач сабыем:
— Әт-тә,— ди дә төелә яшенә.