Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Илсөяр Иксанова

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Мәхәббәтнең ни гаебе?

Мәхәббәтнең ни гаебе,
Ни хатасы сөюнең?!
Йөрәгемне кыйный-кыйный
Алларыңа килүем.

Күңелемә ак моң, булып
Син тулган өчен генә,
Күзләремнең карасында
Син булган өчен генә

Хисләремнең ни гөнаһы,
Ни гаебе сөюнең?!
Тик бер караш җылы эзләп,
Алларыңа килүем.

Үз-үземне алдый-алдый,
Җанны кыйнап килүем...