Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Ибраһим Йосфи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Авыл халкына

Әй тормышчан син, авыл халкы, күзең ач, йоклама.
Юкка алданма кулакларга, эшеңнән туктама!

Уйла үткәндә үзеңнең кол булып торганнарың,
Карт бабаңнарның шушы коллыкта аһ органнарын.

Уйла ул вакыттагы син жандармнар камчысын,
Уйла сезне мәңге изгән бай хәрифләр ялчысын.

Ел саен нинди авыр налог түләп чиктең җәфа,
Бел аны: ул мал белән кемнәр гомер итте сафа?

Бел аны син: ул малың тик саклады бай байлыгын,
Зур түрәләрне симертеп, саклады спайлыгын.

Син шуларны туйдырып, чиктең газап бар гомереңә,
Булмагач көч, тик җыеп калдың ачулар күңелеңә.

Тор! Менә килде заман, инде үзеңне ал хәзер,
Кит, шуларга мәңге чыкмаслык казып куй зур кабер.

Ку балаңны, ул барып алсын корал, итсен сугыш,
Һәм үзең дә торма йоклап, сакла ирекне, тырыш.

Шул вакыт өстен булып, иркен торырбыз дөньяда,
Бирмәбез һичбер палачларга хакимлек дөньяда.

Хәриф — түбән, кадерсез кеше.