Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Хәйретдин Мөҗәй

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Хәйретдин Мөҗәй (Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов) 1901 елның 26 мартында хәзерге Башкортстан АССРның Туймазы районы Төркмән авылында (бу авыл 1946 елдан Октябрьский шәһәре составына керә) крестьян гаиләсендә туа. X. Мөҗәй 18 яшеннән армиягә алына һәм аның шуннан соң бөтен гомере хәрби хезмәт белән бәйле. Ул чик буйларында хезмәт итә, Урта Азиядә кулак һәм басмачыларга, 1938 елда Хасан күле буенда япон самурайларына каршы көрәшә. Бер үк вакытта ул актив рәвештә әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә, шигырьләр, хикәяләр, очерклар язып бастыра.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк X. Мөҗәй канлы сугышларда катнаша, шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. 1942 елда Харьков янындагы тигезсез сугышларда подполковник X. Мөҗәй полкташлары белән фашист әсирлегенә эләгә. Әмма ул әсирлектә дә дошманга каршы көрәшүдән туктамый: интернациональ антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе буларак, әсирләр арасында пропаганда һәм оештыру эшләре алып бара. 1943 елда гестапо яшерен оешманың эзенә төшә һәм X. Мөҗәй Дахаудагы туксан ике тоткын белән берлектә 1944 елның 4 сентябрендә фашистлар тарафыннан атып үтерелә.