Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Хәбра Рахман

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахман улы Габдрахманов) 1914 елда Татарстан АССРның Балтач районы Яңгул авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып балалар йортында тәрбияләнә. Арчада җиде класс тәмамлагач, авыл укытучысы булып эшли. 1936 елда ул Казан педагогия институтын тәмамлый һәм Алабуга педагогия училищесына укытырга китә. 1938-1940 елларда ул хәрби хезмәттә булып, Халхин-Голдагы каты сугышларда катнаша, яралана. Яшь шагыйрь шул сугышларда «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, ул яңадан Алабугада эшли һәм Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка китеп, Мәскәү янындагы канкойгыч сугышларда катнаша, авыр яралана һәм шуннан савыга алмыйча 1942 елның ноябрендә вафат була.

X. Рахман 1930 елларда ук әдәбият белән шөгыльләнә башлый. Аның беренче шигыре «Ялчы» дигән крестьян газетасында басыла. Шул ук газетада хикәяләре дә күренгәли. 1937 елда аның «Чәчәк ява» исемле бердәнбер китабы дөнья күрә.