Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Галимҗан Гыйльманов

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә хәзерге Башкортостан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган.
Мәктәпне тәмамлагач, 1974-1979 елларда Казан дәүләт университеттында белем ала.

1982 елда "Татар балладасы" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1980-1986 елларда Казан дәүләт университетында татар әдәбияты укыта, аннары 1999 елга кадәр Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. 1999-2005 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары.
Хәзерге вакытта Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант булып эшли. 1994 елда Татарстан Республикасының югары бүләге - Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. 

Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш премиясе лауреаты (2002). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Иң танылган әсәрләре: "Тозлы яңгыр", "Албастылар", "Оча торган кешеләр", "Табылдык хатлар", "Язмышның туган көне", "Әбием сихерче бугай", "Шүрәлеләр ни атлы?" һ.б.