Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Галимҗан Латыйп

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Галимҗан Латыйп (Галимҗан Шакирҗан улы Латыйпов) 1912 елның 20 январенда Башкортстан АССРның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белем алгач, кызыл почмак мәдире, китапханәче, налог җыючы, заем таратучы булып эшли. 1931 елда комсомол путевкасы белән Бәләбәй укытучылар әзерләү курсларына килә. Аны тәмамлагач, туган якларындагы Каран авылында бер ел балалар укыта һәм комсомолның Башкортстан өлкә комитеты аны Казан Урман техникасы институты рабфагына укырга җибәрә. 1935-1939 елларда ул Казан финанс институтында укый, 1937-1940 елларда хәрби флотта хезмәт итә, Татарстан радиокомитетында эшли. 1941-1951 елларда Г. Латыйп Татарстанның контроль органнарында инспектор-ревизор була, 1951-1960 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында әдәби бүлек мөдире булып эшли. Шагыйрь 1950 елда КПСС сафларына кабул ителә, 1951 елда СССР Язучылар союзы членлыгына кабул ителә. 1960 елдан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (Г. Латыйп 1986 елның 4 ноябрендә Казанда вафат булды) иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Шагыйрь олылар өчен шигырьләр, җырлар иҗат итү белән бергә күп кенә әсәрләрен балаларга атап яза. Ул — өч дистәдән артык шигъри китап авторы.