Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Галим Мөхәмитшин

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Галим Мөхәмитшин (Галимҗан Мөхәммәтша улы Мөхәмитшин) 1911 елның 7 февралендә Татарстан АССРның Биектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында башлангыч белем алгач, күрше Шуман авылында бер ел русча укый һәм Казанга килеп җидееллык белем ала, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Ләкин авыру сәбәпле аны тәмамлый алмый, 1931 -1937 елларда «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы редакцияләрендә эшли. Шул елларда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен шигырьләр яза, актив басыла, 1936 елда СССР Язучылар союзына член итеп алына.

Г. Мөхәммәтшин 1941 елда вафат булды.