Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Гали Хуҗи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Гали Хуҗи (Гали Хуҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 октябрендә Татарстан АССРның Апас районы Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туа. Туган ягында җидееллык белем алгач, Казан авыл хуҗалыгы институтының башта хәзерлек, аннары төп курсында укый башлый, әмма сәламәтлеге начар булу сәбәпле укуын ташлый. 1932-1942 елларда ул «Кызылармеец», «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газеталарында, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында эшли, Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1940 елдан ул КПСС члены.

Шагыйрь 1942 елда үзе теләп фронтка китә һәм сугышның соңгы көннәренә кадәр «Ватан намусы өчен» исемле татарча фронт газетасында хезмәт итә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Татарстан республика газеталарында, Язучылар союзында эшли, 1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр профессиональ язучы була. Г. Хуҗи 1966 елның 13 октябрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Шагыйрьнең әсәрләре утызынчы елларның беренче яртысында басыла башлыйлар. «Шатлык» исемле беренче китабы 1936 елда дөнья күрә.

Г. Хуҗи татар совет поэзиясендә поэмалар авторы буларак аеруча билгеле. Ул әле утызынчы еллар азагында ук «Комсомолка» һәм «Хасан күле» поэмаларын иҗат итте. Шагыйрьнең шушы чордан соңгы иҗаты тулысы белән диярлек Бөек Ватан сугышы героикасын чагылдыруга багышланды. Сугыш елларында ул бу темага «Зоя Космодемьянская», «Россия», шагыйрь Фатих Кәримгә багышланган «Гражданин, солдат, шагыйрь» һәм башка поэмаларын язды, ә сугыштан соң М. Җәлилгә багышланган «Кырые хикәят» дигән поэмалар циклы һәм башка күп кенә әсәрләр иҗат итте.

Г Хуҗи 1936 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.