Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Муса Җәлил

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Еларгамы, көләргәме?

Еларгамы, көләргәме?
Авыр... авыр...
   Радио
Чигебездән
Тагын авыр хәбәр китерде:
—  Кытай бүген палач кылычы астында
Канлы төкрекләрен төкерде.
Кытай бүген...
Сатлык Чан-Кайшиның
Пычрак табаныннан тапталып,
Канлы яше белән битен юды,
Күмерләнгән йортын тапмады...

—  Еларгамы...
   Дуслар, көләргәме,
Көләргәме...
   Юк, 
      Юк...
         Еларга!..
Тукта...
Кем ул шулай, хәлсезләнеп,
Әзерләнә яшьләр түгәргә?
Большевикның тимер йөрәгеме,
Янып сыкранучы, әйтегез?
Муеныбызга дардан бау салганда,
Елап калтыранды кайсыбыз?!.
Еларгамы,
   Җиңү дәрте белән
Кычкырттылар көрәш боргысын?!

Көләргәме,
   Көрәш кабре кочты
Дустыбызның бүген күбесен?!
Еларгамы вакыт,
   Көләргәме,
Куллар әле һаман коралда;
Алгы сугышларга безне чакырып,
Броневиклар тамак кыралар.

Радио сөйли...
   - «Кытай бүген утта,
Кытай бүген уяу, йокламый.
Иркен яшәү белән
   Адәм ашау
Үлчәнәләр —
   Җиңү сукмагында
Алга йөгерә көрәш утлары... »
«... Кытай өйләрендә бүген ут юк,
Ут яндырмас инде хатыны.
Балалары белән кытай хатынын
Канга манчып тешенә дару итте
Европаның нечкә «акылы»...

***

Кытай — киң ил;
Бер көн үсеп-җитеп,
Көн сөрер, дип бала үстерә.
Бала япь-яшь,
Бала коңгырт күзле,
Бала нәни генә, кечкенә.

Чан-Кайшиның өе җылы, матур,
Түшәкләре йомшак мамыклы.
Ә бу төнне нәни кытай улын
Салкын кабер үзенә яр итте.
Бүген аның коңгырт күзләреннән
Яшькә төрелеп каннар актылар.
Шуның өчен «батыр» Чан-Кайшига
Алтынланган медаль тактылар.

Еларгамы, әллә көләргәме?
Шуны сорый көннәр дустымнан.
Минем дустым —
   Барыбер үзем төсле үк
Кызыл йолдыз таккан шлемнан.
Көрәш көне шулай, дулкынланып,
Агып китәр,
   Сез дә үсәрсез.
Онытмагыз
   Көрәш учагында
Яшьнәп туган нәни балагызга
«Шлем» диеп исем кушарсыз.

* * *

Төннәр озын,
Батыр постта тора
   Комсомолка Сылу бүген дә.
Совет поезды артык бармый торган
Станциянең аргы чигендә.
Батыр кыз син, Сылу!
Мылтык кочып,
Көрәш учагында үсәсең.
Мылтык күбәгеннән Чан-Кайшига
Шаянланып күзең кысасың.
Күн итектән,
   Ярты кәҗә туннан,
Кызыл йолдыз таккан шлемнан.
Шуңар күрә көрәш дошманнары
Истән яза синең исемеңнән.
Көрәшчеләр җиңәр,
   Байлар илен
Көйдереп үтәр,
   Сез дә үсәрсез,
Онытмагыз,
   Көрәш көннәренә
Истәлеккә туган балагызга
«Шлем» диеп исем кушарсыз.

1927