|
Дуслар белән уртаклашырга
Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм
Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
|
Кышкы төн
(Пушкиннан)
Буран өермә бөтерәдер, Уйный, кар җирдән ала: Я җанварлардай үкерәдер, Я егълый гүя бала. Я бер крыша ябучыдай Түбә саламын чәчә, Я кич калган бер юлчыдай, Тәрәзә капкачын эчә.
Бу искергән алачыгым һәм караңгы, һәм төссез, Нишләп утырасың, карчыгым, Тәрәзә төбендә сүзсез? Юкса буран улавыннан Ялыкуыңмы, әбкәем, Я орчыгың шулавына Талыктыңмы, әбкәем.
Кил эчәек бергә, килче, И яшь чагым юлдашы, Кил эчәек, килче-килче, Китсен күңел сагышы!
Җырла миңа - бер ковд ничек Чит илләрдә гомер иткән; Җырла шуны - бер кыз ничек Иртәнчәк суга киткән.
Буран өермә бөтерәдер, Уйный, кар җирдән ала: Я җанвардай үкерәдер, Я егълый гүя бала. Кил эчәек бергә, килче, И яшь чагым юлдашы, Кил эчәек, килче-килче, Китсен күңел сагышы.
1907
|