Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Фәтхи Бурнаш

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Фәтхи Бурнаш (Фәтхелислам Закир улы Бурнашев) 1898 елның 13 январенда Сембер губернасы Буа өязе (Чувашстан АССРның Батыр районы) Бикшик авылында мулла гаиләсендә туган. Башлангыч белемне ул авылда ала, 1907 елда аны әтисе Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Фәтхелислам укырлык акча эшләү максаты белән җәйләрен казакъ далаларында балалар укыта, Мәкәрҗә ярминкәсенә барып төрле эшләрдә йөри. 1916 елда ул «Мөхәммәдия»дән китеп, рус телендә дүрт класс гимназия программасы күләмендә үзлегеннән әзерләнеп имтихан тота.

Мәдрәсәдә укыганда ул «Сәйяр» труппасы артистларына рольләр күчерергә булыша, пьесалар тәрҗемә итә һәм үзе дә шигырьләр, драма әсәрләре яза башлый. 1917 елгы февраль революциясе көннәрендә ул журналист-әдип була. Шул елның маенда армиягә алынып ул Сембер шәһәрендә пехота полкында хезмәт итә, аннары Буа, Сембер шәһәрләрендә укытучы, шәкертләр җәмгыятендә секретарь булып эшли. Шушы елларда атаклы «Яшь йөрәкләр» һәм «Таһир-Зөһрә» дигән сәхнә әсәрләрен яза.

Гражданнар сугышы елларында Ф. Бурнаш совет матбугаты органнарында эшли. 1919 елда ул Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә. 1920 — 1924 елларда Ф. Бурнаш Казанда Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясенең «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталарында редактор була, «Кызыл Байрак» газетасын, «Чаян» һәм «Безнең юл» журналларын оештыруда катнаша, ачларга ярдәм итү буенча республика комитетының шефлык комиссиясенә җитәкчелек итә. 1924 — 1928 елларда ул партиянең Казан шәһәр, Суконный бистә (хәзерге Бауман районы) комитетларында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, «Экономик тормыш» нәшрияте вәкиле, эшче матбугаты секциясе председателе, Татар дәүләт академия театры директоры булып эшли. Бу елларда ул күп санлы сәхнә әсәрләре, шигырьләр, либреттолар, публицистик әсәрләр яза, тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Ул 1934 елда СССР Язучылар союзына кабул ителә. Әдип 1939 елда хаксызга кулга алынды һәм 1946 елда вафат булды.