Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхтәм Әминев

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әхтәм Әмин улы Әминев 1918 елда хәзерге Башкортстан АССРның Миякә районы Әнәч авылында крестьян гаиләсендә туа. 1933 елда җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, Свердловск татар педагогия техникумына укырга керә. Техникумда укыган елларында беренче шигырьләрен яза һәм Свердловскида чыга торган газеталарда бастыра.

1937 елда Ә. Әминев укуын дәвам иттерер өчен Казанга килә һәм 1941 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты бүлеген тәмамлый. Яшь авторның бу чордагы шигырьләре республика матбугаты битләрендә дөнья күрә.

Яшь шагыйрь 1941 елның декабрендә фронтка китә. 1942 елның апрелендә Калуга өлкәсенең Сухиничи, Мещовск шәһәрләре янында барган сугышларда каты яраланып, ярадан вафат була.

Ә. Әминев шигъри иҗатыннан аерым үрнәкләр 1961 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшриятында чыгарылган «Алар сафта» исемле җыентыкларда бирелгән.