Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхмәт Рәшитов

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Биографиянең башлануы

Хәтерләмим, илгә дошман килгәч,
Әтием ничек солдат булганны да,
Билләренә каеш буганны да,
Күзләренә яшьләр тулганны да,
Ул киткәчтен койма ауганны да,
Соңгы хатын аның алганны да.

Дүрт ел үтте. Бер көн әни әйтте:
«Зарыктырып көткән җиңү килде,
Ир затыннан йортта хәзер инде
Син бер үзең генә калдың», — диде.
Мин малай чак белән саубуллаштым,
Койма төзәтергә чыгып бастым.