Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхмәт Исхак

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы

Куркыныч төш

Мин шундый бер сәер хәлгә тардым,
Өндә түгел, төштә, әлбәттә:
Саташтырып берсе, мин ничектер
Эләккәнмен, имеш, җәннәткә.

Онытылганнар, имеш, эзләнүләр,
Омтылулар көн дә яңага,
Ята, имеш, һәркем ашап-эчеп,
Тәсбих әйтеп көн-төн аллага.

Иксез-чиксез бакча, имеш, җәннәт.
Чумган, имеш, бар җир гөлләргә,
Баш өстендә тубый агачлары
Тора, имеш, ясап күләгә.

Сайрый, имеш, гөлләр арасында
Күз күрмәгән җәннәт кошлары,
Йөри, имеш, җырлап бөтен җирдә
Вилданнары һәм хур кызлары.

Теләгәнчә коч һәм сыйпа, имеш,
Ак тәннәрен, нечкә билләрен...
Тик җирдәге төсле түгел, имеш,
Җәннәттәге сөешү дигәнең.

Белми, имеш, кем дә, берне сөеп
Шул бер өчен яну ләззәтен,
Йөри, имеш, көтү-көтү булып
Гашыйклары бөтен җәннәтнең.

Хайванлыкка түгел, сөелүгә
һәм сөюгә шуны исәпләп,
Утыра, имеш, ирләр бер ялгызы
Җитмеш җиде хурны кочаклап.

Ә хатыны, үлеп сөйгән хатыны,
Күрмәгән күк ире барын да,
Җитмеш җиде вилдан белән үбешеп,
Утыра, имеш, шундук янында.

Яши, имеш, кеше шулай монда
Уйламыйча берни турында.
Яну да юк, имеш, көнләшү дә,
Үлү дә юк, имеш, туу да.

Иҗат та юк, имеш, фән дә монда,
Завод та юк, имеш, төзелеш тә.
Гомер итә, имеш, мәңге шулай
Эшләмичә кеше бер эш тә.

Радио да юк, имеш, газетлар да,
Театр да монда, кино да,
Үткәрәсең, имеш, мәңгелекне
Ни булганын белми дөньяда.

Сүнә, имеш, мәңге йөрәкләрдә
Хыяллар да монда һәм дәрт тә...
Кыска гына итеп әйткән чакта,
Бик күңелсез, имеш, җәннәттә!

Йөрим, имеш, монда килеп ләккән
Кешеләрне эчтән мин жәлләп:
Сорыкортлар өчен генә бары
Ярый икән, диеп, бу җәннәт!

Уйлыйм, имеш, үзем эчтән һаман:
— Ничек итеп соң бу динлеләр
Мәңге рәхәт җире диеп моны
Ышандылар икән, тилеләр?..

Кысыла, имеш, тыным: «Ни эшләрмен
Мәңге калсам», — диеп куркудан...
Газапланып шулай яткан чакта,
Мин уянып киттем йокымнан.

Шулкадәрле төштә курыктым мин,
Киткәчтен дә хәтта уянып,
Озак яттым: «Ярый җәннәтләре
Ялган гына!» — диеп куанып!