Интернетта татар сәнгате
һәм мәдәнияте белән таныштыру
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
Г. Тукай
 

Әхмәт Фәйзи

Дуслар белән уртаклашырга

Хаталар төзәтү
Әгәр дә сез орфографик хата тапсагыз, хаталы сүзне тычкан ярдәмендә билгеләгез һәм Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
Orphus системасы
шигырьләр биография

Әхмәт Фәйзи (Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин) 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендәге вак һөнәрче-итек тегүче гаиләсендә туа. 1911-1915 елларда мәдрәсәдә, 1915-1917 елларда рус-татар мәктәбендә, 1917-1921 елларда татар гимназиясендә укыган чорда беренче шигырьләрен яза. Гимназиядән соң ул Оренбургтагы Шәрык институтына укырга керә, әмма 21 нче елгы ачлык аркасында укуын тәмамламыйча, Урта Азиягә китеп, анда 1924 елга кадәр төрле эшләрдә эшләп, 1924 елда яңадан Уфага кайта. Шул ук елны Донбасска шахтерлар арасына китә, анда берничә ел балалар укыта һәм культура-агарту эшләре башкара. 1928-1930 елларда Ә. Фәйзи Мәскәү, Казан, Арча якларында мәгариф системасында һәм матбугатта эшли, 1931 елны бөтенләйгә Мәскәүгә күчеп, шунда яшәп иҗат итә. 1934 елда ул СССР Язучылар союзына кабул ителә.

Ә. Фәйзи үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә, фронт газеталарында эшли.

Ә. Фәйзинең үзенчәлекле поэзиясе, проза һәм драматургия өлкәсендәге әсәрләре татар әдәбияты тарихында күренекле урын тоталар. Лирик геройның монологы рәвешендә язылып, социалистик тормыш шартларында яңа кеше туу процессы, аның рухи дөньясындагы каршылыклы эволюцияне, көрәш кискенлеген фәлсәфи тирәнлек, эпик киңлек белән, сәнгатьчә үтемле итеп тасвирлаган «Флейталар» поэмасы гомумән татар совет поэзиясенең утызынчы еллардагы мөһим казанышларыннан берсе булып исәпләнә.

Әдип 1958 елның 11 августында Мәскәүдә вафат була.